

Мари иле республикасы хәрби комиссариатлары хәрби исәп мәгълүматларын тәртипкә салыр өчен төбәктә яшәүчеләргә повесткалар тарата башлаган. "Документларны тәртипкә салыр, хәрби-исәп белгечлекләре турындагы мәгълүматларны барлар өчен хәрби комиссариат чакыру кәгазьләре тарата. Эш план режимында оештырыла", - диелә хәбәрдә.
Хәрби-исәп белгечлекләре буенча офицерларны әзерләү Казан югары танк команда училищесы нигезендә 40 көн (17 марттан алып 26 апрельгә кадәр) дәвамында узачак, дип өстиләр. Кораллы көчләрдә запаста торган русиялеләрнең хәрби әзерлек урыннарына җыелулары резервтагыларның хәрби күнекмәләрен камилләштерүнең чарасы булып исәпләнә. Андый җыелулар уку һәм тикшерү (хәрби әзерлекне тикшерү) төрләренә бүленә, аларның срогы ике айдан артмый.
Хәрби әзерлек урыннарына чакырылган кешенең эш урыны саклана, кулларына повестка алганнар ике тәүлек эчендә хәрби комиссариатка килергә тиеш.
Соңгы арада бу эш Ярославль, Липецк, Пенза, Воронеж өлкәләре хәрби комиссариатларында оештырылган.
Чыганак: lenta.ru