Көнүзәк
14 март 2023, 07:42

Радий Хәбиров: Иран белән мөнәсәбәтләрне ныгытыр вакыт җитте

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 13 мартта Тегеран шәһәрендә Иранның сәнәгать, шахталар һәм сәүдә министры урынбасары Мөхәммәд мусави белән журналистларның сорауларына җавап бирде.

glavarb.ru Радий Хәбиров: Иран белән мөнәсәбәтләрне ныгытыр вакыт җиттеglavarb.ru Радий Хәбиров: Иран белән мөнәсәбәтләрне ныгытыр вакыт җитте
Радий Хәбиров: Иран белән мөнәсәбәтләрне ныгытыр вакыт җиттеФото: glavarb.ru

 

Радий Хәбиров Иранга ике көнлек эш сәфәре белән барды. Интервьюдан өзек тәкъдим итәбез.

Хәбәрче: Радий Фәритович, Иран Ислам Республикасы белән Башкортстан Республикасының мөнәсәбәләрен бүген ничек бәялисез? Киләчәктә нәрсәгә омтылачаксыз?

Радий Хәбиров: Иран Ислам Республикасы белән Русия Федерациясе мөнәсәбәтләренең күптәнге тарихы бар. Башкортстан белән Иран арасындагы хезмәттәшлек кебек үк. Хәзер безгә мөнәсәбәтләребезне ныгытырга һәм активлаштырырга кирәк. Моның өчен барлык кирәкле шартлар да бар. Без Иранның соңгы елларда ничек үсеш алуына, технологияләр, сәнәгать, авыл хуҗалыгы үсешендә нинди уңышлы адымнар ясавына сокланып һәм хөрмәт белән карыйбыз. Башкортстан һәм Иран икътисадының структурасы күп яктан охшаш. Ләкин шул ук вакытта безнең хезмәттәшлекне тулыландыра алырлык бик күп үсеш юнәлешләре бар.

Хәбәрче: Иран инвестицияләрен Башкортстан Республикасына җәлеп итү программасы бармы?

Радий Хәбиров: Без монда нибары ике көн генә эшлибез, әмма берничә килешү төзеп, җитди документлар пакетын имзалауга әзерләдек. Иран Хөкүмәте коллегаларыбыз белән бергә юл картасын әзерләргә карар кылдык. Барлык килешүләрне дә кертеп, аларны этаплап гамәлгә ашырачакбыз.

Башкортстан ягы Тегеранда Iran Oil Show күргәзмәсендә катнашачак. Иран эшкуарлары исә Уфада үтәчәк "Газ. Җир мае. Технологияләр” күргәзмәсенә киләчәк. Көз көне Башкортстанда Иран Ислам Республикасы көннәрен үткәрәчәкбез.

Хәбәрче: Мусави әфәнде, сез үзегез өчен иң перспективалы юнәлешләрне билгеләдегезме? Сезгә Россиянең төрле төбәкләреннән вәкилләр килде, әмма Башкортостан менталитеты һәм икътисады структурасы охшашлыгы белән аерылып тора?

Мөхәммәт МУСАВИ (тәрҗемәче аша): Белүегезчә, Башкортстан Республикасында су ресурслары күп. Бу хезмәттәшлекнең авыл хуҗалыгы юнәлешләрен үстерүгә ярдәм итәчәк. Сүз төрле үсемлек майлары, бодай, кукуруз сатып алу турында.

Сезнең төбәк шулай ук нефть һәм газ сәнәгате һәм технологияләре белән бай. Без икътисадның барлык секторларында мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәле үсешенә ышанабыз.

Хәбәрче: Башкортстан белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләр чыннан да яхшы үсеш темпларын ничек ала ала?

Мөхәммәт МУСАВИ: Әйтелгәнчә, тиздән без сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәни алмашу өлкәсендә юл картасына кул куячакбыз. Без бу юнәлешләрдә хезмәттәшлекне арттырачакбыз. Ә безнең делегацияләр бу эшне координацияләячәк. Шул ук рәвешле без Беларусь белән үзара хезмәттәшлегебезне төзедек, һәм безнең товар әйләнеше өч тапкыр артты. Африка илләре белән дә шундый ук юнәлештә эшлибез.

Безгә мәдәни алмашу өлкәсендә дә зур эш башкарырга туры киләчәк. Без беләбез, безнең охшаш сүзләр күп. Уникаль тарихи һәйкәлләр бар. Элек без көнбатышка күбрәк карадык, әмма хәзер безнең дус илләр һәм төбәкләр, шул исәптән Россия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасы белән киңрәк хезмәттәшлек итәчәкбез.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас