Көнүзәк
14 март 2023, 14:50

Махсус операциядәгеләргә сүз тидермәгез!

Югыйсә төрмә яисә штраф янавы бар.

pro-voinu.rupro-voinu.ru
Фото:pro-voinu.ru

Дәүләт Думасы өченче укуда махсус операциядә катнашучыларны аларның статусына карамастан дискредитацияләү һәм алар турында ялган тарату өчен җинаять җаваплылыгы турында төзәтмәләр белән закон проектын кабул итте.

Ягъни, төзәтмәләр Русия Кораллы көчләрен чит илдә куллануны дискредитацияләүне катгыйлата. Бүгенге көндә максималь җәза биш елга кадәр иректән мәхрүм ителүне тәшкил итә. Төзәтмәләр үз теләкләре белән махсус операциядә катнашучыларны  дискредитацияләгән өчен җаваплылык кертеп кенә калмый, гомумән бу маддә буенча җәзаның срогын җиде елга кадәр арттыра да.

Моннан тыш, төзәтмәләр Кораллы көчләр турында ялган тарату өчен җаваплылыкны җайга салган маддәгә дә кертелә. Хәзер  ирекле формированиеләргә каршы кылынган җинаятьләр очрагында фейклар тараткан  өчен дә җәза булачак. Бу маддә буенча иң югары җәза  – 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү.

Шулай ук  ахыргы укуда үз теләкләре белән махсус операциядә катнашучыларны дискредитацияләгән өчен (әгәр моның өчен җинаять җәзасы каралмаса)  Административ хокук бозулар турындагы кодекска штрафлар турында төзәтмәләр кертелде.  

Гражданнар өчен штраф  – 30дан алып 50 мең сумга кадәр, вазифа биләүчеләр өчен – 100дән алып 200 мең сумга кадәр,  юридик шәхесләр өчен 300дән алып 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас