

2022 елда республика казнасына алардан 288,4 миллион сум салым кергән. 2021 ел белән чагыштырганда, 120,6 миллион сумга күбрәк. Русиядә без бу уңайдан – 14, Идел буе федераль лкругында 4 нче урынны билибез.
Салым инспекциясе биргән мәглүматларга караганда, Башкортстанда күпчелек үзмәшгульләр пассажирлар ташу, үзләре ясаган продукцияне сату, төзелеш, реклама, чәчтараш хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә.
Шулай ук, үзмәшгульләргә РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү” милли проекты кысаларында уңайлы шартлар тудыру төбәк проекты да ярдәм итә. Бу проектны гамәлгә ашыруга 2022 елда 20,4 миллион сум бүленгән булган.
Исегезгә төшерәбез, махсус салым режимына физик затлар, шулай ук ялланган эшчеләрсез эшчәнлек алып барырга ниятләгән шәхси эшмәкәрләр күчә ала.
НПД түләүче статусын балигъ булган гражданнар гына түгел, ә 16 яшь тулган кешеләр дә алала. Ата-аналар рөхсәте белән яки тулы эшкә сәләтлелек алгач, 14 яшьтә дә үзмәшгуль булырга мөмкин.
Үзмәшгуль статусын:
- «Минем салым» мобиль кушымтасы;
– ФНС сайтында үзмәшгульнең шәхси кабинеты;
- банкларның берсенең мобиль кушымтасы. Исемлек ФНС сайтында бар;
– дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.
Чыганак: pravitelstvorb.ru