

Башгидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы бүлеге белгечләре бураннар кабатланачак дип кисәтәләр.
Киләсе атна башында республикада һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Дүшәмбе, 6 март, төнлә кар явачак, төньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк, кайбер районнарда буран хуҗалык итәчәк. Юлларда кар сырыннары хасил булачак Төнлә һава температурасы -2.-7 градус, көндез 0,5 градус.
Бәйрәм алдыннан, 7 мартта, кар күләме берникадәр кимиячәк. Һава температурасы төнлә -7 -12 градуска, аязытканда -15-20 градуска кадәр төшәчәк, көндез -2 -7 градус булачак.
ЮХХДИ идарәсе ерак юлга чыкмаска киңәш итә.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ