Көнүзәк
3 март 2023, 13:33

Инженерлар мәктәбе өметле

РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Уфа дәүләт фән һәм технологияләр университетында булды.

pravitelstvorb.ru Инженерлар мәктәбе өметлеpravitelstvorb.ru Инженерлар мәктәбе өметле
Инженерлар мәктәбе өметлеФото:pravitelstvorb.ru

Алар "Киләчәк моторы" исемле алдынгы инженер мәктәбе белән танышты. Мәктәптә яшь галимнәр заманча электротехник комплекслар проектлау, аларны эшләү, сынау белән шөгыльләнә. Алар ясаган комплекслар авиация һәм транспорт сәнәгатендә кулланыла. Дмитрий Чернышенко белән республика җитәкчесе элект машиналары бүлеген, лабораторияләр һәм сынау үзәген карады. Уфа галимнәре универсаль көч модуле һәм микро БПЛА прототибын күрсәттеләр. Университетның тагын бер өметле юнәлеше - электр двигательле аз магистральле самолетлар эшләү. Батареялары 40 минут очышка җитә. - Бу проект бик өметле, - диде мәктәп директоры Вячеслав Вавилов. Әлеге вакытта тәҗрибәне бөтен университетка таратабыз. Үсеш өчен бөтен шартлар бар.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас