

Бу 2022 ел белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. Республикада 400 кооператив теркәлгән, 29ы 2022 елда. Быел исә яңа 5 кооператив барлыкка килгән. Республика дүртенче ел рәттән яңа кооперативлар барлыкка килү буенча илдә лилер булып кала. БР Премьер- министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, дәүләт ярдәме монда зур роль уйный. Авыл хуҗалыгы кооперативларына милли проект кысаларында дәүләт ярдәме күрсәтелә. Былтыр 69 кооператив субсидия алган, 28е маллар сатып алу чыгымнарын өлешчә каплаган, 36сы техника һәм җайланмалар , 27се пайчылардан чимал сатып алган.
Чыганак: pravitelstvorb.ru