

Дмитрий Чернышенко Уфага эш сәфәре белән килде.
Яңа футбол мәйданы 6,5 мең квадрат метр тәшкил итә, ул Орджоникидзе районындагы “Нефтяник” стадионы янында урнашкан. Объектның хакы – 653 миллион сум. “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында аны төзүгә федераль казнадан 550 миллион сум акча бүленгән. Монда, нигездә, республика балалар футболы үзәгендә уйнаучылар шөгыльләнәчәк.
Дмитрий Чернышенко белән Радий Хәбиров объектны карады, “Мин – герой” исемле фиджитал-футбол турнирына старт бирделәр. Бу – яңа спорт төре. Әйткәндәй, 2024 елның февраль аенда Русиядә “Киләчәк уеннары” дип аталган халыкара мультиспорт турниры үтәчәк. Аның программасында – 16 дисциплина, берсе – фиджитал-футбол.
Радий Хәбиров “Авыл тренеры” программасына ярашлы республиканың авылда эшләгән тренерларына 1 миллион сумга сертификат бирде. Өч ел эчендә 100 тренерга дәүләт ярдәме күрсәтелгән.
Мәйдан ачылу уңаеннан республиканың 669 яшь футболчысы чеканка буенча яңа дөнья рекорды куйды. Моның өчен Русиянең рекордлар китабы редакциясен чакырганнар иде.
Бу көнне мәйданда 2010-2011 елда туган малайлар арасында Уфа шәһәре беренчелегенә финал уеннары үтте. Дмитрий Чернышенко белән Радий Хәбиров “Уфа” һәм “Рубин” командалары өчен уйнап күрсәтте.
Чыганак:glavarb.ru