+21 °С
Болытлы


Гыйнвар аенда Башкортстанда 15 кеше ялган аракы эчеп агуланып мәрхүм булган. Роспотребнадзорның төбәк бүлеге хәбәр итүенчә, иң күп очрак – 6 үлем – Уфа шәһәрендә теркәлгән. Белоретта – ике, Ишембай, Стәрлетамак, Баймак, Дуван, Куергазы, Уфа һәм Учалы районнарында берәр кеше мәрхүм булган.
103 кеше аракы эчеп агуланган. Стәрлетамакта – 39, Уфа шәһәрендә – 29, Нефтекама һәм Октябрьский шәһәрләрендә дүртәр очрак теркәлгән.
ЧЫГАНАК: bashinform.ru