

Шәйморатов исемендәге ирекле батальон хәрбиләре сугыш кырында үлем куркынычы астында калган иптшләренә ярдәмгә килгән.
“Геройлар вакыты” проекты авторлары сөйләвенчә, механик-водитель Алмаз Еникиев, наводчик-оператор Рөстәм Шәмсетдинов һәм фельдшер Фидрат Габитов яраланган иптәшләрен дошманның миномет һәм снайпер уты астыннан хәвефсез урынга алып чыккан. Аларның батырлыгы турындагы видеоролик “Башкорт батальоны”ның социаль челтәрләрендә урнаштырылган.
“Хәрби машина экипажының җайга салынган эше зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтергә булышкан, яраланучыларны госпитальгә озатканнар”, – диләр проект авторлары.
Чыганак: bashinform.ru