Көнүзәк
23 февраль 2023, 07:49

Ватанны саклаучыларга дан!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көне уңаеннан генерал Шәйморатов һәм туган ил өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Ватанны саклаучыларга дан!Ватанны саклаучыларга дан!
Ватанны саклаучыларга дан!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көне уңаеннан генерал Шәйморатов һәм туган ил өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Чарада Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Кораллы Көчләр ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шәһәр халкы катнашты. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары башкарылганнан соң, тантанада катнашучылар яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган Ватан сакчыларын бер минут тын торып искә алды.

Әлеге һәйкәл былтыр октябрь аенда ачылган иде. Һәйкәлдә Миңнегали Шайморатов көчергәнешле кавалерия атакасы вакытында сынландырылган. Тәвәккәл, кыю позасында әлеге күренекле шәхес - курку белмәс кавалеристның бөтен холкы чагылдырылган. Постаментның фасадында Русия герое йолдызы төшерелгән геральдик щит урнаштырылган. Щитта: “Русия федерациясе герое, генерал-майор Миңнегали Шайморатовка” дип язылган. Постаментның ике ягында Шайморатовның тамырлары һәм көрәштәшләре турында бәян итүче рельефлар тора. Ә  постаментның ике ягында урнашкан колоннада куркыныч алдында халыкның берләшүен чагылдыра һәм ансамбльгә тантаналылык һәм монументальлек өсти.    

Уфаның Совет мәйданында урнашкан генерал Шәйморатов һәйкәле Җиңү паркындагы Мәңгелек ут, Дуслык монументы, Александр Матросов һәйкәле белән беррәттән Ватанны саклаучылар, герой-хәрбиләрне искә алып, чәчәкләр салу өчен изге урын булып тора.

 

Ватанны саклаучыларга дан!
Ватанны саклаучыларга дан!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас