

23 февральдә Уфаның Җиңү паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чарада катнашты.
Республиканың күпмилләтле халкы исеменнән төбәк Башлыгы Советлар Союзы Геройларыы Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллинның үлемсез батырлыгына багышланган һәйкәлләргә чәчәкләр салды.
Чарада Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Хәрби көчләр ветераннары, иҗтимагый оешма вәкилләре, уфалылар катнашты.
Русия федерациясе һәм Башкортстан республикасы гимннары яңгырагач, тантанада катнашучылар яу кырларында ятып калган Ватанны саклаучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Радий Хәбиров шулай ук тыл хезмәтчәннәренә багышланган һәйкәлгә һәм Кече Ватаны - Ишембай районы батырларына багышланган стеллага чәчәкләр салды.