Көнүзәк
22 февраль 2023, 13:17

Ватанга мәхәббәт, намус һәм хәрби бурычка тугрылык

Бәйрәм митинг-концерты уфалыларны берләштерде. 

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Бүген Уфада Ватанны саклаучылар көне алдыннан Ленин исемендәге мәйданда митинг-концерт узды. Рус драма театры алдында берничә мең кеше җыелды. Биредә башкорт батальоннары, җәмәгать оешмалары, уку йортлары  флаглары җилферди иде, патриотик җырлар яңгырады, котлау сүзләре ишетелде. Уфалылар монда бердәм омтылышта килгәннәр. Барлык ир-атларыбызны, илебезнең егетләрен котлар өчен, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә  үз бурычларын үтәгән хәрбиләребезгә теләктәшлек күрсәтер өчен җыелган алар. Тантаналы митинг Русия һәм Башкортстан гимнары белән ачылып китте.

Иң элек БР хәрбиләре белән хезмәттәшлек итү буенча Башкортстан Башлыгы  киңәшчесе Алик Камалетдинов,  төбәк Башлыгының патриотик тәрбия сораулары буенча киңәшчесе Валентин Солодовник һәм туган якта кыска вакытлы ялга кайткан Доставалов исемендәге батальон хәрбиләре чыгыш ясады.

“Бүген бар илебез Башкомандующий Владимир Путинга теләктәшлек күрсәтү йөзеннән митинглар үткәрә, ә бездә республикада – Башкортстан Башлыгына теләктәшлек күрсәтү йөзеннән дә. Безнең ил халкы махсус хәрби операциянең әһәмиятен аңлый, барлык хәрбиләребезгә ярдәм итә. Безнең президент, төбәк Башлыгыбыз кебек үк хәрбиләргә бик җылы мөнәсәбәттә. Кичә Федераль Җыелышка Юлламасында Владимир Путин аларга кат-кат рәхмәтләр әйтте. Аның Һәлак булган хәрбиләр һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү фондын булдыру идеясен тулысынча хуплыйм. Бездә андыйлар бар инде – яраланып кайталар, яшьләре  җитеп запаска  чыгалар. Ә бүген без  ялга кайтканШәйморатов һәм Доставалов исемендәге  ирекле батальоннар хәрбиләрен озатабыз. Алар махсус хәрби операция зонасына юлланалар. Ватанны саклаучылар көне алдыннан барлык яклаучыларыбызны котлыйсым килә, беренче чиратта бу махсус хәрби операция территориясендә хезмәт итүчеләргә кагыла, аларга ныклы сәламәтлек телисем килә. Егетләр үзләрен сакласын. Аларның гаиләләренә – батырлык, түземлек. Без җиңү белән кайтачакбыз, бар да яхшы булачак”, – диде Алик Камалетдинов. 

Бу хакта тулырак мәгълүмат һәм фотолар монда. 

 

 

Ватанга мәхәббәт, намус һәм хәрби бурычка тугрылык
Ватанга мәхәббәт, намус һәм хәрби бурычка тугрылык
Ватанга мәхәббәт, намус һәм хәрби бурычка тугрылык
Ватанга мәхәббәт, намус һәм хәрби бурычка тугрылык
Ватанга мәхәббәт, намус һәм хәрби бурычка тугрылык
Ватанга мәхәббәт, намус һәм хәрби бурычка тугрылык
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас