Көнүзәк
22 февраль 2023, 08:26

"Без бу җирне матурларга тудык"

Кушнаренко районының Иске Гомәр авылында Кышкы Авыл уеннары узды.

"Без бу җирне матурларга тудык""Без бу җирне матурларга тудык"
"Без бу җирне матурларга тудык"

 

Республика күләмендә “Аек авыл” конкурсы тулы куәтенә кайный. Муниципаль этапта катнашкан 1200 авылның 54е республика этабына чыкты һәм һәркайсы үз авылының матурлыгын республика күләмендә күрсәтәсе килә.

Кушнаренко районының Иске Гомәр авылы да финалга чыгучы 54 авыл исемлегендә. Шушы көннәрдә алар Авыл уеннарына – Кышкы Сабантуйга җыелды. Уеннарда катнашырга, авылның бу югары исемгә лаеклымы-түгелме икәнлеген карарга мәртәбәле кунаклар: Бөтендөнья башкорт корылтае халыкара иҗтимагый оешмалар союзы аппараты җитәкчесе Рөстәм Сәлим улы Баянов, Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм социаль сәясәт министрлыгы вәкиле Ирина Зәлиф кызы Даутова, Кушнаренко районы советы сәркәтибе Айвар Әхнәф улы Тангатаров, Кушнаренко районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары,  Бөтендөнья башкорт корылтаеның Кушнаренко районындагы башкарма комитеты рәисе Ильвира Нәзир кызы Сахауова килде.

Алар авылның мәчетен, балалар бакчасын, фельдшер-акушер пунктын карады, авыл белән якыннан танышты, мәдәният йорты янында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды. Аннан мәдәният йортында “Мин бу җирне матурларга тудым” дип исемләнгән буыннар очрашуына җыелдылар.

Очрашудан соң урамда кунаклары һәм авыл халкын тәмле пылау көтә иде. Самавырда кайнаган мәтрүшкәле чәйләр эчеп тамак ялгап алгач, уеннар башланды. Чүлмәк вату, капчык сугышы, авызга йомыркалы кашык кабып, көянтәле чиләкләр белән йөгерү һәм башка сабантуй уеннарын уйнадылар шау-гөр килеп. Мөхтәрәм кунаклар да түзәлмәде: Рөстәм Сәлим улы күзләрен бәйләп чүлмәк ватты, Ирина Зәлиф кызы белән Ильвира Нәзир кызы көянтәле сулы чиләкләр белән йөгерде.

Бөтен уеннарның да иң кызыгы – көрәш. Авыл батыры Денис Сәлимуллинның көрәштә җиңеп, тәкә алуы бөтен авылдашларның горурлыгы булды.

Авыл уеннарыннан тулы репортажны “Өмет” гәзитендә укый аласыз.

"Без бу җирне матурларга тудык"
"Без бу җирне матурларга тудык"
"Без бу җирне матурларга тудык"
"Без бу җирне матурларга тудык"
"Без бу җирне матурларга тудык"
"Без бу җирне матурларга тудык"
"Без бу җирне матурларга тудык"
"Без бу җирне матурларга тудык"
"Без бу җирне матурларга тудык"
"Без бу җирне матурларга тудык"
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас