

Владимир Путин: "Көнбатыш илләре тамгалы кәртләр белән уйнаганнар".
- Норманд форматын спектакль дип атап, үзләренең ерткычлыкларына сокланалар һәм шуның белән горурланалар диярсең. Көнбатыш илләре тамгалы кәртләр белән уйнаганнар, намус төшенчәсе алар өчен түгел, диярсең, алар бөтен дөньяга “төкереп” өйрәнгәнннәр. Русия позициясе шундый –“цивилизацияле илләр” һәм башкаларга бүлү юк. Кемгәдер үзен дөнья кендеге итеп тою, шундый итеп күрсәтергә маташуларга юл куелмаячак”, – диде Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка юлламасында.
Владимир Путин Көнбатышның үзенең явыз максатларына ирешү өчен бөтен эшне бутау, чуалту белән мәшгуль булуын, Киев тарафыннан кылынган җинятьләргә, репрессияләргә, сәяси үтерешләргә күзен йомып, нацистларның террористик кылыкларын хуплап торуын билгеләде.
һәлак булды, 30 млн.нан артыгы күченеп китәргә мәҗбүр булды. Моны дөньяда беркем дә онытмаячак. – дип искә төшерде В.Путин.
«Мәскәү сабырлык саклап, проблемаларны тыныч юллар белән хәл итү өчен барын да эшләде. Әмма арткы якта икенче сценарий әзерләнә иде. Бу сугышны алар башлады, ә без аны туктату өчен көч кулландык”, – дип белдерде Путин.
«Без бер адым артыннан икенчесен ясап, ипләп кенә һәм эзмә-эзлекле рәвештә алдыбызда торган мәсьәләләрне хәл итәчәкбез», — диде Президент.
Ил җитәкчесенең фикеренчә, Көнбатышның сәяси максаты – неолибераль, тоталитар кыйммәтләрне бәйләп тагу.
Фото: m.tvzvezda.ru