Көнүзәк
20 февраль 2023, 16:09

Милли проектлар контрольда

Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында атна саен уздырыла торган оператив киңәшмә уздырды, анда республикада милли проектларны гамәлгә ашыру планнарын карадылар.

Милли проектлар контрольдаМилли проектлар контрольда
Милли проектлар контрольда

Төбәкнең Премьер-министры урынбасары Илшат Тажитдинов хәбәр иткәнчә, узган ел федераль бюджеттан проектларны гамәлгә ашыруга якынча 39 млрд сум акча җәлеп ителгән, бу 2021 ел күрсәткеченнән ике тапкырга диярлек югары. Ә республика акчаларын һәм бюджеттан тыш фондларны исәпкә алып, гомуми сумма 49,7 млрд сумга җиткән. Әлеге акчаларга 27 социаль әһәмиятле объект, шул исәптән ике балалар бакчасы, биш мәктәп, юл һәм инженерлык инфраструктурасының 18 объекты, шулай ук Благовещенскта өлкән яшьтәге гражданнар өчен корпус һәм "Уфимский" индустриаль паркы территориясендә кече һәм урта бизнес өчен эре җитештерү комплексы төзеделәр һәм файдалануга тапшырдылар. Моннан тыш, 28 медицина оешмасында капремонт уздырганнар, 55 модульле фельдшер-акушерлык пункты урнаштырганнар, 3 мең берәмлектән артык медицина җиһазлары сатып алганнар, 27 мәдәният учреждениесенә ремонт ясаганнар, 10 заманча кинозалны ачканнар, 126 иҗтимагый территорияне төзекләндергәннәр, 146,7 км автомобиль юлларын норматив хәлгә китерелгән. 2023 елга планнарда - милли проектлар кысаларында тагын алты мәктәп, алты хастаханә һәм поликлиника, җиде мәдәният учреждениесе, 17 инженер һәм транспорт инфраструктурасы объекты төзү, 75 модульле ФАП урнаштыру, 190 чакрымнан артык автомобиль юлларын ремонтлау, 122 иҗтимагый территорияне төзекләндерү. Башкортстан башлыгы республика Хөкүмәтенә барлык проектларны гамәлгә ашыру вакытларын төгәл контрольдә тотарга кушты.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас