

Җир тетрәүдән каза күргәннәр аңа мохтаҗ.
Уфада Төркиядәге җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю оештырыла.
Төркия Республикасының Башкортстандагы консулы Рөстәм Дәүләтов Уфада Төркия бизнесменнары белән берлектә гуманитар ярдәм җыюны оештырды. Ярдәм кабул итү пункты «Эврен» кафесында түбәндәге адрес буенча урнашкан: Югары сәүдә мәйданы, 6.
8 февральдә, күрсәтелгән адрес буенча, Төркиягә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен тагылмалы автомобиль торачак. Барлык сораулар буенча +7 (917) 404-49-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Уфалылар һәм республика халкы җыю пунктына җылыткычлар, яңа одеяллар, яңа кышкы киемнәр, йокы капчыклары, термослар тапшырып ярдәм итә ала. Җыелганнарның барысы да җир тетрәүдән зыян күргән төбәкләргә озатылачак.