Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 февраль 2023, 10:42

Русия Герое Алмаз Сафинның исемен мәңгеләштерәчәкләр

Соңгы сулышына кадәр ул хәрби бурычын үтәгән. 

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

 Башкортстанда  Русия Герое,  махсус хәрби операция барышында   хәрби бурычын үтәгәндә һәлк булган контракт хезмәте старшинасы Алмаз Сафин исемен мәңгеләштерәчәкләр. Тиешле указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган.

  Алмаз Сафин исеме хәрби туып-үскән Әлшәй районының Раевка авылындагы БРның  Патриотик тәрбия һәм призывка кадәр әзерлек үзәгенә һәм 2 санлы мәктәпкә биреләчәк.

Шулай ук герой хөрмәтенә Раевкадагы бер урамга Алмаз Сафин исемен бирү һәм Дан аллеясендә аның бюстын урнаштыру планлаштырыла.

Монан алда без Алмаз Сафинның батырлыклары турында язган идек.  

Үлеменнән соң Алмаз Сафинга Русия Герое исеме бирү турындагы указга Президент Владимир Путин кул куйган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: