Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 гыйнвар 2023, 00:13

Уфалы ханым снайперлар өчен махсус костюмнар тегә

Ул киемнәр нәрсәсе белән уникаль?

Скриншот.
Фото:Скриншот.

Уфада яшәүче тегүче снайперлар һәм разведчиклар өчен саклану костюмы уйлап чыгарган. Әзер экипировканы ул махсус хәрби операциянең алгы сызыгында  катнашучыларга  бушлай тегеп җибәрә.

Маскировка формасының дизайнын Алла Яковлева  хәрбиләр контроле астында булдырган. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар костюмның нинди булырга тиешлеге, аның бар нечкәлекләре турында Аллага үзләре сөйләгән. Экипировканың уникальлеге шунда: ул  теләсә нинди буйлы һәм кием үлчәмле хәрбигә туры килә. Костюмны тиз киеп һәм тиз салып була, тегеп бетергәч, ул махсус состав белән эшкәртелә. Бу составтан соң  тукыма утта дөрләми, нибары пыскып яна.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә Президент Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлануын игълан итте. 

Чыганак: life.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: