Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 гыйнвар 2023, 18:43

Башкортстан “албастылары”: алтын куллы ханымнар маскхалатлар үрә

Иң мөһиме: яу кырындагы ир егетләребез исән-сау әйләнеп кайта күрсен.

Айдар Суфиянов/vk.com
Фото:Айдар Суфиянов/vk.com

Туймазы районында оста хатын-кызлар “Албасты” маскировка халатлары үрә башлаган. Бу маскхалатлар хәрбиләргә андгы табигать шартларында күренмичәрәк йөрергә мөмкинлек бирә.

“Албасты” маскхалатларын үрүгә “Маскита” волонтерлар клубы активистлары тотынган. Бер халатны үрү  көнгә якын вакытны ала. Шуңа күрә әлегә 11 данәдән бер партия генә әзер. Аларны отпускка кайткан хәрбиләр аша мобилизацияләнгән сугышчыларга биреп җибәргәннәр, дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.

Моннан тыш, махсус хәрби операция зонасына гомум озынлыгы 170 метр тәшкил иткән төрле зурлыктагы  40тан артык маскировка челтәрләре үреп җибәргәннәр. Бүгенге көндә Туймазы районында маскировка челтәрләре үрә торган  8 пункт исәпләнә. Аларның эшен урындагы активист ханымнар Лилия Гайнетдинова, Алия Әхмәдуллина һәм Рәзифә Маннапова оештырган. 

Чыганак: bashinform.ru

Башкортстан “албастылары”: алтын куллы ханымнар маскхалатлар үрә
Башкортстан “албастылары”: алтын куллы ханымнар маскхалатлар үрә
Башкортстан “албастылары”: алтын куллы ханымнар маскхалатлар үрә
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: