Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 гыйнвар 2023, 18:05

Маэмайга бронежилет тегеп биргәннәр

Хәзер хәрбиләрнең дүрт аяклы дусларына очраклы пуля куркыныч түгел. 

Марс Кашаповның социаль челтәрләреннән.
Фото:Марс Кашаповның социаль челтәрләреннән.

Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекле башкорт батальоны сугышчылары хәлләре белән уртаклашып торалар. Алар кечкенә маэмайга тап булган. Якташларыбыз аңа Герда дигән кушамат таккан. Ә дүрт аяклы дусларын очраклы пулялардан саклар өчен, егетләр аңа бронежилет теккән.

“Егетләр кечкенә бер этне очраганнар, үзләренә алып, ияртеп йөртәләр. Бронежилет та тегеп кидергәннәр, хәзер безнең белән алгы сызыкта йөри”, –махсус хәрби операциядә катнашучы  якташыбыз  сүзләрен Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашапов җиткерә.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә Президент Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлануын игълан итте. 

Чыганак: bahinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: