Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар 2023, 12:40

Шәһәр күрке - йортлар

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә төзелеш өлкәсендәге нәтиҗәләр турында сөйләштеләр.

Шәһәр күрке - йортлар
Шәһәр күрке - йортлар

 Премьер-министр бу өлкәдә Башкортстанның алдынгы урыннарда булуын билгеләп үтте.

  • 2022 елда республикада рекордлы күләмдә – 3 миллион квадрат метр торак төзелде, - диде ул. – Алданган өлешчеләр проблемасы да уңышлы гына хәл ителә. Былтыр проблемалы йортлар исемлегеннән 70 йортны алып ташладык. Өч меңләп кешенең бозылган хокукларын яклауга ирештек. Шулай ук, ике зур масштаблы инфраструктуралы проектны гамәлгә ашыра башладык: Уфа шәһәренең Көньяк капкасы төзелә һәм Нефтекама шәһәре комплекслы үстерелә. Аларның нәтиҗәләре буенча тагын 8 миллион квадрат метр торак сафка керәчәк. “Стимул” федераль программасына ярашлы 2023 елда 3,8 миллиард сумга 13 обьект төзеләчәк.

Төзелеш өлкәсендәге эшләр турында республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын башкаручы Егор Родин сөйләде. Ул 2022 елда 2021 елның нәтиҗәләрен узып китүләрен әйтте.

2019-2022 елларда 7,9 мең кешенең хокуклары тергезелгән, без бу уңайдан Русиянең иң яхшы биш төбәгенә керәбез.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: