

35 яңа транспорт чарасы "Башавтотранс' оешмасына кайтты һәм Уфа шәһәрендә 75 санлы маршрут буенча йөриячәк. Бу яңа автобуслар партиясен РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Сыйфатлы һәм хәвефсез юллар" милли проекты кысаларында алдылар. 2023 һәм 2024 елларда федераль программа буенча тагын 85 автобус сатып алу планлаштырыла. Радий Хәбиров автобусларны карады, алар барсы да спутник навигациясе, мәгълүмат таблосы, видеокамералар, тахографлар белән җиһазландырылган. Чыганак: glavarb.ru