Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 гыйнвар 2023, 12:18

Уфа "Алга" белән куллана

Республика йортында үткән "Транспорт сәгате"ндә "Башавтотранс" оешмасының эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Уфа "Алга" белән куллана
Уфа "Алга" белән куллана

Оешманың генераль директоры Надир Самиев әйтүенчә, былтыр пассажирлар күләме 14 процентка күбәйгән һәм 120 млн пассажир тәшкил иткән. 58 миллион пассажир. "Алга" транспорт картасын кулланган. 2018 елда транспорт реформасы башланганнан бирле пассажирлар агымы 26 миллионга арткан. 2018 елда тереакча белән түләүчеләр саны 36 процент булса, 2022 елда 18 процент тәшкил иткән. "Алга" транспорт картасын кулланучылар республика буенча 48, Уфада 52 процентка арткан. Шулай ук Бөре, Дүртөйле, Нефтекама, Салават ягына йөрүчеләр банк картасы белән түли. "Башавтотранс"та 5434 кеше эшли, шуның 2142се водитель. Водительләрнең эш хакын индексацияләгәннәр һәм бүгенге көндә 48 мең сумга кадәр алалар. Уфа шәһәрендә ул 60 мең сумга кадәр җитә. Хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтүгә әур игьтибар бирәләр. Былтыр 1500 рейс ясаганнар, дүрт гуманитар йөк иткәннәр, Луганск Халык Республикасына 20 автобус биргәннәр. Быел яңа автобуслар алу дәвам итәчәк. Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: