Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 гыйнвар 2023, 11:48

Һәлак булучылар кимегән

Республика йортында төбәк башлыгы Радий Хәбиров чираттагы "Транспорт сәгате" н үткәрде.

Һәлак булучылар кимегән
Һәлак булучылар кимегән

2022 елда Башкортстанның федераль трассаларында һәлак булучылар 49 процентка кимегән. Республика йортында төбәк башлыгы Радий Хәбиров чираттагы "Транспорт сәгате" н үткәрде. "Приуралье" юллар идарәсе начальнигы вазифасын башкаручы Александр Михайлов федераль трассаларда эшләнгән эшләр һәм 2023 елда эшләнәчәкләре турында сөйләде. "Приуралье" юллар идарәсе Башкортстан территориясендә 795 чакрым юлны хезмәтләндерә. Шуның 90 проценты норматив хәлгә китерелгән. Туймазы һәм Бүздәк районнарында 11 чакрым юлны реконструкцияләгәннәр. М-7 трассасында 13 чакрым юл , Сарьяз елгасы аша күпер ремонтланган. Федераль трассаларның сыйфатлы булуы юл- транспорт һәлакәтләрен 23 процентка киметүгә ирешкән, анда һәлак булучылар саны 49 процентка азайган. 2023 елда Урал арты, Благовещен, Ишембай, Нуриман һәм Уфа районнарындагы юлларга 7 зур габаритлы контроль комплексы куелачак. Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: