Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2023, 16:55

78 яшьлек карчык корал микросхемаларын термоска яшергән

Ул аларны Киевка тапшырмакчы булган.

78 яшьлек карчык корал микросхемаларын термоска яшергән
78 яшьлек карчык корал микросхемаларын термоска яшергән

Брянскида Русиядән Украинага корал төзегәндә кулланыла торган микросхемаларны алып чыгарга маташкан пенсионерларны тотканнар. Контрабанданы компот белән термоска һәм уылган чөгендер, пешкән яшелчәләр контейнерларына яшергәннәр.

Украина гражданлыгы булган 78 яшьлек Лида  карчык Брянск почта бүлегендә анонимнан ким дигәндә 50 микросхемалар алган. Пенсионер карчык бергә эш итәр өчен  Толя картны  вербовкалаган. Микросхемаларны илтеп тапшыру планын алар икәү бергә уйлап чыгарган. Контрабанданы  Киевка  Белоруссия һәм Польша аша транзит белән илтергә ниятләгән. Карчык микросхемаларны “җентекләп” яшергән. Толя карт аны вокзалга озатып куйган. Әмма планнары тормышка ашмаган шул. Брянск-Орловский тимер юл вокзалына кергәндәге досмотр вакытында ук Лида карчыкның сумкасы “пипелдәгән”, ә контроль хезмәткәрләре пластик контейнерлардагы ризыкның “сәер” ингредиентларына тап булган. Никадәр тырышсалар да, контрабанданы Киевка тапшыру барып чыкмаган...

Әйе, көн саен иртән тору белән барыбыз да илләр-көннәр тынычланып, сугышлар тәмамлануын телибез. Ул очракта, бәлки, шундый сатлыкҗаннар да, диверсантлар саны да кимер иде. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы, rambler.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: