Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 гыйнвар 2023, 13:30

“Йөрәкләрдә мәңге яшәр”

Рөстәм Миңнеханов: «Мортаза Гобәйдулла улы республиканы үстерүгә барлык көчен һәм белемен бирде».    

“Йөрәкләрдә мәңге яшәр”
“Йөрәкләрдә мәңге яшәр”

Рөстәм Миңнеханов: «Мортаза Гобәйдулла улы республиканы үстерүгә барлык көчен һәм белемен бирде».

 

 «Башкортстан»  Дәүләт Концерт залында Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрәсиме үтә. Сәясмән белән хушлашырга ут күршебез  – Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән, дип  хәбәр итте «Башинформ» агентлыгы хәбәрчесе.

 «Бүген без Башкортстан республикасының беренче президентын соңгы юлга озатабыз. Мин шәхсән үзем һәм барлык татарстанлылар исеменнән тирән кайгыгызны уртаклашам

Мортаза Гобәйдулла улы безнең өчен бик якын кеше булды. Бу Башкортстан һәм Татарстан өчен генә түгел, тоташ илебез өчен зур югалту. Мортаза Гобәйдулла улы һәм Минтимер Шәрип улы һәрвакыт тыгыз аралаштылар, алар дус булды, бу ике республика арасында икътисадта, иҗади проектларда тыгыз элемтәләр урнаштырырга ярдәм итте.

Мортаза Гобәйдулла улы безнең республикага еш килеп торды,  зур сәяси чараларда катнашты.

Мортаза Гобәйдулла улы үрнәк булды, республика, аның халкының үсеше өчен, тоташ зур илебезне үстерүгә барлык көчен һәм белемен бирде. Бу кайтарып алып булмастай зур югалту. Мортаза Гобәйдулла улы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр»,  – диде Рөстәм Нургали улы.

 

“Йөрәкләрдә мәңге яшәр”
“Йөрәкләрдә мәңге яшәр”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: