Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 гыйнвар 2023, 13:11

Валентина Матвиенкодан кайгы уртаклашу телеграммасы килде

"Безнең арабыздан сирәк профессиональ сыйфатларга ия булган кеше китте", - диелә анда.

bashinform.ru Валентина Матвиенкодан кайгы уртаклашу телеграммасы килде
Валентина Матвиенкодан кайгы уртаклашу телеграммасы килдеФото: bashinform.ru

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров адресына РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенкодан кайгы уртаклашу телеграммасы килде.

“Башкортстан Республикасының беренче президенты Мортаза Рәхимовның вафат булуы хәбәре хәсрәткә салды, - диелә анда. – Безнең арабыздан сирәк профессиональ сыйфатларга ия булган, күренекле дәүләт эшлеклесе, бөтен көчен кешеләргә һәм Ватанына хезмәт итүгә биргән биргән кеше китте. Мортаза Гобәйдулла улы эшләгәндә бары туган республикасының мәнфәгатьләре белән генә нигезләнде, аның үсеп, чәчәк атуы өчен әйтеп бетмәслек зур өлеш кертте”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: