“Масштаблы шәхес, кеше, җитәкче һәм лидер – үзенең бөтен гомерен ул Башкортстан халыкларының мәнфәгатьләренә хезмәт итүгә багышлады. Ил өчен гади булмаган вакытларда ул республика белән идарә итте, аның үсешенә нигез салды, аны илнең көчле икътисадлы төбәгенә әйләндерде.
Ул кешеләр белән очрашырга ярата иде. Аларның күңелләрен тирәнтен аңлый иде. Кешеләр аңа хөрмәт һәм ярату белән җавап бирде. Бүген без Мортаза Гобәйдулла Рәхимов белән хушлашабыз, әмма аның эшләре, якты истәлеге кала”, - диде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.
Чыганак: bashinform.ru