Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 гыйнвар 2023, 13:29

УДНТУга аның исемен бирергә кирәк

"Заводта эшче булып эшләгән чакларында кич эштән соң университетка укырга йөгергәнен беркемгә дә сөйләми иде. Салкыннарда трамвайлар йөрмиләр, ул университетка кадәр җәяү бара иде." УДНТУ ректоры Айрат Шаммазовның истәлекләре. 

bashinform.ru УДНТУга аның исемен бирергә кирәк
УДНТУга аның исемен бирергә кирәкФото: bashinform.ru

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов белән хушлашырга килүчеләр арасында УДНТУ  президенты Айрат Шаммазов та бар иде. Ул университетка Мортаза Рәхимов исемен бирергә тәкъдим итте. Чөнки Мортаза Гобәйдулла улы шушы уку йортын тәмамлаган.

“Республикада яшәчеләрнең барсы өчен дә Мортаза Рәхимов – тулы бер чор”, - диде ул. “Мин аны нефть эшкәртү заводы директоры булган вакытыннан бирле беләм. Без аның белән бер йортта яшәдек, бергә эшләдек.

Мортаза Гобәйдулла улы УДНТУга зур игътибар бүлде. Мин аның җитәкчелеге астында 20 ел вузда ректор булдым. Шуңа да университетка аның исемен бирергә кирәк дип саныйм. Заводта эшче булып эшләгән чакларында кич эштән соң университетка укырга йөгергәнен беркемгә дә сөйләми иде. Салкыннарда трамвайлар йөрмиләр, ул университетка кадәр җәяү бара иде.

Университетка аның исемен бирер өчен федераль рөхсәт кирәк, без бу эш белән шөгыльләнәчәкбез”, - диде Айрат Шаммазов.

Чыганак:  bashinform.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: