Көнүзәк
13 гыйнвар 2023, 08:49

Тәлгать Таҗетдин: “Ул үз юлын лаеклы үтте”

Русиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин  Мортаза Рахимов рухына багышлап дога кылды.

Тәлгать Таҗетдин: “Ул үз юлын лаеклы үтте”Тәлгать Таҗетдин: “Ул үз юлын лаеклы үтте”
Тәлгать Таҗетдин: “Ул үз юлын лаеклы үтте”

Русиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин  Мортаза Рахимов рухына багышлап дога кылды.

 

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрәсимендә традицион дини конфессия вәкилләре дә катнашты. Хушлашу сүзе белән Русиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин  чыгыш ясады.

“Без бүген Мортаза Гобәйдулла улын ерак һәм барыбыз өчен дә якын юлга озатырга җыелдык. Ул үз юлын лаеклы үтте.

Ул үз гомерен, армый-талмый, кешеләр хакына тырыш хезмәт итүгә багышлады. Мортаза Гобәйдулла улы икътисад белән уңайлы тормышка гына түгел, иң беренче чиратта, Башкортстанда милләтара һәм конфессияара дуслык һәм теләктәшлекне саклауга да зур игътибар бирде.

Бүген хушлашырга килүчеләр барысы да, Аллаһ каршында Мортаза Гобәйдулла улының гомеренә шаһитлык кылып, җылы хушлашу сүзләрен әйтте”, – диде Тәлгать Таҗетдин.  

Русиянең югары мөфтие ахырда Мортаза Рәхимов истәлегенә багышлап хушлашу догасын укыды.

 

 

Тәлгать Таҗетдин: “Ул үз юлын лаеклы үтте”
Тәлгать Таҗетдин: “Ул үз юлын лаеклы үтте”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас