Кайсы урыннарны урап узарга?
Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов белән хушлашу чараларын һәм җирләүне үткәрү уңаеннан 13 гыйнварда Уфа үзәгендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
8.30 - 14:30 сәгатьләрдә түбәндәге урамнар ябыла: Ленин (Киров урамыннан Пушкин урамына кадәр),
Пушкин (Совет урамыннан алып Степан Разин урамына кадәр),
Степан Разин (Пушкин урамыннан алып, Кече Бакунинга кадәр),
Кече Бакунин (Степан Разиннан алып Алтайскаяурамына кадәр), Алтайская (Татар урамыннан алып, Пятигорскийга кадәр).
Бу вакытта шәһәр транспортының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк. Уфалыларны һәм башкала кунакларын вакытлыча чикләүләргә аңлап карауларын һәм алдан ук үз маршрутларын планлаштыруны сорыйлар.
Фото: ufacity.info