

БРның Премьер-министры Андрей Назаров республика муниципаль берәмлеклере хакимият башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Яңа ел бәйрәмнәре чорында торак-коммуналь өлкәдәге проблемалы мәсьәләләр каралды. БР Хөкүмәте Премьер-министры торак-коммуналь хуҗалык объектларындагы аварияләр проблемасын республикада яшәүчеләрнең иң сизгер урыны дип атады. Узган Яңа ел чоры муниципаль берәмлекләрнең коммуналь хезмәтләре берөзлексез эшләгән.
БР ТКХ министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова бу яңа ел бәйрәмнәрендә барлык муниципаль берәмлекләрдә торак-коммуналь комплекс предприятиеләренең бригадалары эшенең ничек оештырылуы турында сөйләде.
Башкортстанда 1 320 кешедән һәм 1 меңнән артык техникадан торган 220 бригада дежур торган, идарәче компанияләрдә һәм авария-диспетчерлык хезмәтләрендә көн саен 459 слесарь эшләгән.