

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның православие динендәге халкын Раштуа белән котлады.
Православие динендәге хөрмәтле башкортстанлылар!
Сезне Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Раштуа бәйрәме гасырлардан иман нуры алып килә, рухи чыганакларга һәм гаилә традицияләренә мөрәҗәгать итә, йөрәкләрне шатлык белән тутыра, яхшылыкның явызлыкны җиңәсенә ышаныч тудыра.
Урыс Православие Чиркәвенең Башкортстан митрополиясе республиканың башка дини руханилары белән берлектә җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгыту миссиясен башкара. Универсаль бердәмлек, социаль хезмәт, хәйриячелек һәм иреклелек кешеләрне Ватан өчен зур батырлыкларга рухландыра.
Бабаларыбыз васыятьләренә тугрылык саклаучы сугышчылар бүген илебезнең киләчәген намус белән яклый. Без барыбыз да, яугирләребез исән-сау өйләренә җиңү белән кайтсыннар дип, алар өчен дога кылабыз. Һәлак булган геройлар турында якты истәлек саклыйбыз.
Үзен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган һәркем алдында баш иябез. Ватанпәрвәрлек, изге йөрәкләрегез, бердәмлек һәм игелекле эшләрегез өчен сезгә ихлас рәхмәт белдерәм.
Барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Якты Раштуа һәр өйгә шатлык һәм үзара аңлашу, иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: webmg.ru