Көнүзәк
6 Января 2023, 07:14

Олы юлга чыкмаска өндиләр

Кайбер юлларда хәрәкәт чикләнә.

Олы юлга чыкмаска өндиләрОлы юлга чыкмаска өндиләр
Олы юлга чыкмаска өндиләр

Бүген, 6 гыйнвар, Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан чигендә 10 сәгать 15 минуттан авыр машиналарга, пассажир автобусларына һәм маршрутлы таксиларга вакытлыча чикләүләр кертелде. Чикләүләр трассаның 1548 + 651 өлешенә кагыла.

 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, бу уңайсыз метеорологик күренешләр - көчле кар, буран белән бәйле. Юл хәрәкәтен чикләү 6 гыйнварда 21.00 сәгатьтә алынырга мөмкин. Бу турыда, һава торышының үзгәрүенә карап, өстәмә хәбәр ителәчәк.

Чыганак: Башинформ

Фото: соцсети

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас