Көнүзәк
6 гыйнвар 2023, 14:44

Буран аркасында тагын бер трасса ябылды

Олы юлга чыгып кар тоткынында кала күрмәгез.

Буран аркасында тагын бер трасса ябылдыБуран аркасында тагын бер трасса ябылды
Буран аркасында тагын бер трасса ябылды

Башкортстанда, Уфа-Инҗәр-Белорецк юлында пассажир автобуслары, маршрутлы таксилар һәм йөк машиналары өчен хәрәкәт чикләүләре кертелде. Хәрәкәтне чикләү 67-дән 205-нче километрга кадәр билгеләнде. Ул начар һава торышы, кар бураннары, бозлавык һәм күрү мөмкинлеге чикләнү аркасында кертелде.

Чикләүләр 6 гыйнварның 18 сәгатеннән 7 гыйнварның иртәнге 8 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак. Әгәр дә һава торышы яхшырмаса, чикләү вакыты озайтылачак.

"Башкортстан дәүләт юл инспекциясе сак булырга, тизлек чикләрен сакларга һәм оптималь һава торышы башланганчы ерак араларга бармаска куша", - дип киңәш итә идарә начальнигы Владимир Севастьянов.

Исегезгә төшерәбезз, чикләүләр  Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе чигендә дә кертелде. Шушы ике трассага чыга күрмәгез!

Чыганак:ufa1.ru

Фото:ufa1.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас