Көнүзәк
2 гыйнвар 2023, 06:37

Трасса ябыла!

Ерак юлга чыкмавыгыз сорала. 

prooren.ruprooren.ru
Фото:prooren.ru

Бүген, 2 гыйнварда, 10:40 сәгатьтән алып һава торышы шартларын  – себертмәле күз ачкысыз буран, күпләп кар явуын – исәпкә алып  Уфа-Ырынбур Р240 федераль  трассасының (Булгаково торак пункты) 27нче километрыннан алып 112нче километрына кадәр пассажир автобуслары, маршрут таксилары, җиңел таксилар, йөк машиналары өчен вакытлыча хәрәкәт чикләве кертелә.

Юллардагы хәрәкәт чикләнүе якынча 16.00 сәгатьтә тәмамланыр дип көтелә. Һава шартлары үзгәрмәгән хәлдә бу вакыт озайтылырга да мөмкин.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас