

Күптән түгел республика Башлыгы Радий Хәбиров Донбасска эшлекле сәфәр кылды. Анда ул Миңнегали Шәйморатов, Александр Доставалов һәм Салават Юлаев исемендәге ирекле батальоннар хәрбиләре белән очрашты.
“Төп максатым – ирекле батальоннардагы егетләребезнең ничек хезмәт итүләрен күреп кайту иде. Якташларның барысы да сугышчан рухта, – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. – Без арытаба да хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Бу бик мөһим. Һәм инде егетләребез белән горурланабыз. Алар Башкортстанга кайнар сәлам әйтергә кушты”.
Сәфәре кысаларында төбәк җитәкчесе Донецк халык республикасы башлыгы Денис Пушилин һәм Луганск халык республикасы башлыгы Леонид Пасечник белән дә очрашты.
Радий Хәбиров Башкортстан Донбассның социаль объектларын тергезү һәм урындагы халыкка ярдәм итү буенча үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне үти дип билгеләде. Шулай ук Радий Хәбиров Башкортстанның гуманитар конвойлар формалаштыруын дәвам итәчәге хакында, ял итү һәм сәламәтләндерү өчен ЛХРдан балаларны кабул итәргә әзер булуын белдерде.
Денис Пушилин белән очрашуы вакытында Радий Хәбиров төбәкара хезмәттәшлек сорауларын ныгыту хакында сүз алып барды. Төбәк җитәкчесе Донецк халык республикасы белән хезмәттәшлек турындагы килешүнең өстенлекләрен һәм уртак эш юнәлешләрен ныгытырга тәкъдим итте. Ул Башкортстан һәм ДХР белән хезмәттәшлекне киңәйтү турындагы коммюникеда нигезләнгән. Аны Радий Хәбиров белән Денис Пушилин быел мартта имзалады. Бу документка ярашлы, эшнең төп юнәлешләре – сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрен, фәнни-техник хезмәттәшлекне, сәламәтлек саклау өлкәсендәге элемтәләрне, яшьләр сәясәтен, мәдәният һәм туризмны ныгыту.
Луганск Халык Республикасында Радий Хәбиров Красный Луч шәһәрендәге хастаханәдә Башкортстан табиблары белән очрашты.
8 бригада составында Башкортстаннан 207 медицина хезмәткәре Донбасста булды, аларның арасыннан 80 балалар табибы 18 мең балага ярдәм күрсәткән.
Радий Фәрит улы табибларыбызны туып килүче Яңа ел белән котлады һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Әлеге вакытта Донбасста Башкортстаннан табибларының сигезенче бригадасы эшли.
Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин Луганск халык республикасы, Донецк халык республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Русия составына керүләре турындагы федераль конституцион законнарга кул куйды.