Көнүзәк
23 декабрь 2022, 06:15

Владимир Путин махсус хәрби операция турында фикерен әйтте

ufa-town.ruufa-town.ru
Фото:ufa-town.ru

Русия Украина конфликтын үстерергә түгел, ул ны тәмамларга омтыла, диде Дәүләт Советы утырышы алдыннан Президент Владимир Путин.

“Безнең максат – хәрби кофликтны сузу  түгел, киресенчә, бу сугышны тәмамлау. Без шуңа омтылдык һәм омтылачакбыз”, – дип ил башлыгы сүзләрен китерә РИА Новости.

Владимир Путин махсус хәрби операция максатын “8 ел буена мәсхәрәләүләргә, Киев режимыннан геноцидка  дучар булган халыкны яклау” дип атады. Русия Кораллы көчләре алдында Донбассны азат итү һәм Русия иминлеген тәэмин итү тора.

Махсус хәрби операциядә катнашу теләге белән Башкортстанда Алекандр Доставалов, Миңнегали Шәйморатов һәм Салават Юлаев исемендәге өч ирекле батальон төзелде. Алар әле барысы да фронтта илебезне нацистлардан азат итүдә катнаша.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас