Көнүзәк
22 декабрь 2022, 17:06

Кайбер спорт күрсәткечләре түбән тәгәри

Башкортстан Башлыгы үзенең борчылулы фикерләрен җиткерде.

Кайбер спорт күрсәткечләре түбән тәгәриКайбер спорт күрсәткечләре түбән тәгәри
Кайбер спорт күрсәткечләре түбән тәгәри

 Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Уфа” футбол клубы язмышы турында ел нәтиҗәләре буенча зур интервьюсында әйтте. Республика башлыгы әйтүенчә, клуб уйнарга һәм җиңәргә тиеш, ә республика үз бурычларын үти.

"Миңа бик еш “Уфа” футбол клубы язмышы турында сорау бирәләр. Сез миңа футболчылар урынына бутсы киеп, алар өчен уйнарга тәкъдим итәсезме? Алар узләре уйнасыннар. Минем бурычым нәрсә: бюджеттан акча бүленгән, акчаның тагын бер өлеше бюджеттан тыш фондтан килә. Миннән тагын нәрсә кирәк? Минем футболга һәм Шамил Газизовка (“Уфа” клубы генераль директоры) хөрмәтем зур. Мин аны бик оста менеджер дип беләм, ләкин бүгенге көндә уйланырга урын бар. Мин кайбер нәтиҗәләр ясадым һәм клубта булган акчаларның кая китүен беләсем килә. Бу аңлашыладыр дип уйлыйм. Башкалар да моны белергә тели. “Салават Юлаев” хоккей клубына да карашым тигез. Мин үз бурычымны үтим, калганы барысы да командалар уенына бәйле”, - диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгының борчылуы һәм сораулары бик урынлы. Быел яз “Уфа” футбол клубы премьер -  лигадан төшеп калды һәм беренче лигада уйный башлады. Клубка бу уен мизгелендә кире премьер -  лигага кайту бурычы куелган иде. Әмма, бу бурыч үтәлмәде. Милли футбол чемпионаты кышкы ялга туктады. “Уфа” клубы бу ялга 18 команда арасында 16 нчы урынны биләп ялга китте. Язгы айларда да мондый уен күрсәтсәләр “Уфа” клубы төбәк – ара уеннар лигасына кадәр төшеп калачак.

“Салават Юлаев” Көнчыгыш Конференциядә бүген алтынчы баскычта. Плей – офф уеннары башланганчы безгә, кимендә,өченчегә күтәрелергә кирәк.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас