Көнүзәк
18 декабрь 2022, 05:30

Бүген яңгыр, иртәгәдән суыта башлый

Башкортстан аша боз яңгыры узачак.

Бүген яңгыр, иртәгәдән суыта башлыйБүген яңгыр, иртәгәдән суыта башлый
Бүген яңгыр, иртәгәдән суыта башлый

18 декабрь, якшәмбе көнне Башкортстанда һава торышының кискен үзгәрүе көтелә. Башгидрометеоүзәк фаразы буенча, республикада көчле кар көтелә, күп районнарда җепшек кар боз яңгырына әйләнәнеп явачак.

Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан уртача, таулы районнарда көчле җил. Кинәт җылыту, җепшек кар һәм боз яңгыры Урта диңгездән хәрәкәт итүче циклон тәэсире белән бәйле.

Иң хәвефлесе шул, иртәгәдән суыта башлый һәм аяк асты бозлавыкка әйләнәчәк. Юлларда сак булыгыз, дусларым!

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас