Көнүзәк
17 декабрь 2022, 16:07

Хәрби хезмәт бер минутка да онытылмый ул...

Бүген армия хезмәте хәтирәләре белән уртаклаша торган көн булды шикелле.

Хәрби хезмәт бер минутка да онытылмый ул...Хәрби хезмәт бер минутка да онытылмый ул...
Хәрби хезмәт бер минутка да онытылмый ул...

Радий Хәбиров армия турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Башкортстан Башлыгы “Патриот” хәрби-патриотик паркында журналистлар белән очрашканда  хәрби хезмәт турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

“Мин Байкал аръягы хәрби округында хезмәт иттем, аның бөтен территориясе Кытай Халык Республикасы һәм Монголия белән чиктәш иде. Монда бик күп төрле хәрби частьлар туплана  иде. Мин үзем моторлы- атучылар (мотострелковые) дивизиясендә хезмәт иттем. Хезмәт ике ел дәвам итте. Егетләрне самолет белән илебезнең барлык төбәкләреннән китерәләр иде. Хезмәтне хөрмәт белән, кайвакыт ирония белән искә алам. Һәрбер егет хезмәт итәргә тиеш дип уйлыйм, аеруча хәзер бер ел гына булганда ", - ди Радий Фәрит улы.

“Патриот” паркында булганда, төбәк башлыгы монда яшьләр әзерлеге өчен яңа урыннар һәм барлык шартлар булдырылачагын әйтте.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас