

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова арабыздан китеп барды. Кичкә таба артистның нәрсәдән үлү сәбәбе билгеде була. Бу хакта җырчының “ВКонтакте” рәсми төркемендәге администраторы Алсу Хәсәншина хәбәр итте.
Эльмира соңгы көннәрдә ютәлдән интеккән, әмма тән температурасы күтәрелмәгәч табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Үзен начар хис иткәч, концертлардан баш тарткан. Төнлә ул инфаркттан үлгән, дип нәтиҗә ясалган ярганнан соң.
Җырчының 16 яшьлек кызы белән 9 яшьлек улы калды.
Чыганак: vk.com/tatarsila