Көнүзәк
15 декабрь 2022, 07:28

Күңел кичерешләрен сүз белән генә аңлатып булмый...

Радий Хәбиров: Башкортстан кунаклар кабул итү индустриясендә һәм туризм өлкәсендә лидерларның берсенә әверелә башлады.

Күңел кичерешләрен сүз белән генә аңлатып булмый...Күңел кичерешләрен сүз белән генә аңлатып булмый...
Күңел кичерешләрен сүз белән генә аңлатып булмый...

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт  Җыелышы-Корылтайга юлламасында туризм өлкәсенә дә кагылып үтте.

  • Без туристларны җәлеп итәр өчен яңа нокталар өстендә эшлибез, – диде ул. – Быел җәй Шүлгән-таш уникаль музей комплексы ачылды. Чишмә районында күчмә халыклар цивилизациясе үзәге ясый башлыйбыз. “Янгантау” белән “Торатау” геопаркларының инфраструктурасын яхшырту эше бара. Сәнәгать туризмын үстерү эшен башлыйбыз. Социаль туризм программалары – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. “Башкорт гомер озынлыгы” проекты – өлкән яшьтәгеләрне республика буйлап экскурсияләрдә йөртүне күзаллый. Быел 10 мең пенсионер шушы проектка ярашлы сәяхәттә булып кайттылар. Алар безгә рәхмәт әйтеп бетәлмиләр, аларның күңел кичерешләрен сүз белән генә аңлатып бетеп булмый. Хөкүмәткә бу программаны финанслауны арттырырга боерык бирәм һәм киләсе елда 20 мең пенсионер сәяхәт кылып кайтырга тиеш.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас