

“Безнең уртак хыялыбыз – торак пунктларыбызны төзек, тәртипле, чиста күрү. Әлеге вакытта без бу эшкә шактый күп акча һәм энергиябезне юнәлтәбез”, - диде республика башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан дәүләт Җыелышына юлламасында.
Төбәк Башлыгы әйтүенчә, көрчекләргә һәм финанс кыенлыкларына карамастан, быел 3,9 млрд сум тәшкил иткән быелгы федераль ярдәмгә өстәп, без ел саен кимендә 2 млрд сум акча юнәлтәбез.
“Дүрт ел эчендә күпфатирлы йортлардагы 7 413 подъездны ремонтладык. Бу эшне киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Әлеге максатларга 700 млн. сум бүлү каралган. “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында 560 җәмәгать территориясе төзекләндерелде.
“Башкортстан ишек аллары” программасы да нәтиҗәлелеген һәм кирәкле булуын күрсәтте. Бу программа буенча 2019 елдан бирле барлыгы 1 120 ишек алды төзекләндерелде. 4 ел эчендә без 5 млрд сум акча керттек. Эшне киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Хөкүмәткә программаны финанслау күләмен республика бюджеты хисабына 1,2 млрд. сумга кадәр җиткерүне йөклим", - диде Радий Хәбиров.