Көнүзәк
8 декабрь 2022, 12:08

Путин махсус хәрби операциянең күпме дәвам итәргә мөмкин икәнлеген әйтте

Менә инде бик күптәннән күпләребез иртәле-кичле "сугыш тизрәк бетсен иде" дип теләкләр телибез.

riafan.ruriafan.ru
Фото:riafan.ru

Русия Федерациясе Президенты  Украинадагы махсус хәрби операция озакка сузылырга мөмкин диде. Бу хакта ул РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары белән очрашу барышында әйтте.

«Махсус хәрби операция нәтиҗәләренең дәвамлылыгына килгәндә, әлбәттә, бу озак процесс булырга мөмкин. Ләкин соңыннан сез яңа территорияләр барлыкка килүен әйттегез. Бу Русия өчен шундый әһәмиятле нәтиҗә, бу җитди мәсьәлә», – диде Путин.

«Яшерен-батырын түгел. Азов диңгезе дә Русия Федерациясенең эчке диңгезенә әверелде. Болар җитди әйберләр. Заманында Петр Беренче үк Азов диңгезенә чыгу өчен көрәшкән», – дип белдерде ул.

Президент басым ясап әйтүенчә, иң мөһиме – ул территорияләрдә яшәүче кешеләр. «Референдум нәтиҗәләре кешеләрнең Русиядә булырга теләүләрен күрсәтте. Алар үзләрен бу дөньяның бер өлеше, бу киңлекнең, уртак мәдәниятебезнең, гореф-гадәтләребезнең, телебезнең бер өлеше дип саныйлар. Һәм бу иң төп нәтиҗә. Һәм алар хәзер безнең белән. Ә бу миллионлаган кеше – бу иң мөһиме», – дип аңлатты Путин.

Ул белдергәнчә, Русиядә өстәмә мобилизация турында сөйләшүнең мәгънәсе юк, ул кирәкми.

«Барлык мобилизацияләнгән гражданнарның яртысы бөтенләй группировкада түгел, алар әлегә кадәр полигоннарда һәм Оборона министрлыгының уку үзәкләрендә, анда өстәмә әзерлек узалар (...) бу хәрби резерв дип атала (...). Бу шартларда өстәмә мобилизацион чаралар турында сөйләшүнең мәгънәсе юк. Бүгенге көндә дәүләт һәм Оборона  министрлыгына ул кирәк түгел», – диде Путин кичә көнне Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары белән очрашуда.

Аның сүзләренчә, мобилизациягә алынган 300 мең кешенең 150 меңе генә махсус хәрби операция үткәрү зонасында, шуларның 77 меңе хәрби подразделениеләрдә, калганнары территориаль оборона гаскәрләре функцияләрен башкара яки өстәмә әзерлек уза.

Чыганак: interfax.ru

Читайте нас