Көнүзәк
6 декабрь 2022, 14:35

Югары бүләккә лаек булдылар

Башкортстан командасы "Туристик сувенир" бөтенрусия конкурсында 8 югары бүләккә лаек булды.

Югары бүләккә лаек булдыларЮгары бүләккә лаек булдылар
Югары бүләккә лаек булдылар

2-4 декабрьдә Киров шәһәрендә "Туристик сувенир" бөтенрусия конкурсының финалы булды. Анда Русиянең 58 төбәгеннән осталар килгән иде. Башкортстан Республикасыннан 40 оста үз һөнәрен күрсәтергә барды. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Этнографик сувенир" номинациясендә Ренат Йосыпов, "Салават" ательесы, "Торатау"геопаркы, Урал Биккузин, Алсу Әпсәләмова гран-прига лаек булды. Шулай ук бик күп осталар лауреат һәм дипломант булдылар. Бу конкурс 2015 елдан бирле үткәрелә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас