

Үзбәкстанда узучы "UzAgroExpo-2022" авыл хуҗалыгы Халыкара күргәзмәсендә Башкортстан Республикасының 5 җитештерүчесе умартачылык продуктлары, авыл хуҗалыгы һәм сөт эшкәртү, зур һәм кече җитештерүчәнле су әйләнеше системалары, бөртекле культуралар һәм аларны эшкәртү продуктларын тәкъдим итте.
- Күмәк стендта катнашучылар арасында "Башкортстан продуктлары" проектының дипломанты булуы куанычлы. Республика компанияләренең халыкара эшлекле чараларда катнашуы конкрет производствоның һәм тулаем тармакның икътисади үсешенә уңай йогынты ясый, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
“Башкортстан продукты” проектында дипломант исеменә лаек булган Хаҗиев В.В. Мишкә районында үз хуҗалыгында умартачылык белән шөгыльләнә. Әлеге вакытта ул Башкортстан, Русиянең башка төбәкләренә һәм Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә бал сатса, Үзбәкстан аның өчен – яңа базар.
«UzAgroExpo» күргәзмәсе Үзбәкстанда зур чара булып тора. Быел анда 20 илдән 160 компания катнашкан.
Белешмә.
“Башкортстан продукты” билгесе белән бүгенге көндә 24 мең төрле продукция сатыла.