Көнүзәк
6 декабрь 2022, 08:28

Ике елда 180 миллион сум акча тотынылган

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү реформасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

pravitelstvorb.ru Ике елда 180 миллион сум акча тотынылганpravitelstvorb.ru Ике елда 180 миллион сум акча тотынылган
Ике елда 180 миллион сум акча тотынылганФото:pravitelstvorb.ru

 

Бүгенге көндә бөтен торак пунктлары да калдыкларны чыгару буенча хезмәт белән тәэмин ителгән.

– 2021 елдан алып “Каты коммуналь көнкүреш калдыклары белән эш итү комплекслы система” федераль проекты кысаларында 180 млн, сум акча тотылды һәм 12,7 мең контейнер сатып алынды, - диде Андрей Назаров. – 2024 елга кадәр санкцияләнмәгән чүплекләр бөтенләй бетерелергә тиеш. Шәһәр читләрендә урнашкан 63 гектар мәйданны биләгән 6 чүплекне бетерү өчен безгә 1,6 миллиард сум акча бүленде.

Республикада калдыкларны эшкәртү буенча комплеклы заманча инфраструктура булдыру мәсьәләсен хәл итүне дә уйлаганнар.

  • 2025 елда Уфа, Дүртөйле һәм Кырмыскалыда өч объект барлыкка киләчәк. Концессия кысаларында инвестицияләр күләме 10 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу - Русиядә күләме буенча икенче концессия, -диде премьер-министр.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас