

РФ Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Ирина Панькина Уфа шәһәрендә үтәчәк “Хокукның гуманитар миссиясе – заманыбызның юнәлеше” VIII гомумрусия юридик форумы уңаеннан журналистлар белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.
Русия юристлары ассоциациясе гомумрусия иҗтимагый оешмасы 2005 елда оештырыла.
Ике елдан, 2007 елда, Башкортстан Республикасында бу оешманың төбәк ячейкасы барлыкка килә. Аның беренче җитәкчесе Радий Хәбиров була. 15 ел дәверендә Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе иң зур бүлекләрнең берсенә әверелде. Бүген бу оешмада 1,3 мең әгъза бар, аны 2021 елдан РФ Дәүләт Думасының 8 чакырылыш депутаты, дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Панькина Ирина Александровна җитәкли. Бүлекчәнең төп максатларының берсе – республикада яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү. Бу эштә адвокатлар. Нотариуслар, Росреестр, прокуратура, юстиция министрлыгы, суд приставлары федераль хезмәте хезмәткәрләре актив катнаша. 2007 елдан 2022 елга кадәр Башкортстанда яшәүче 45 мең кеше бушлай юридик ярдәм алган. Быел 9 айда 3500 кеше мөрәҗәгать иткән.
ЛНР, ДНР һәм Украинадан күченеп килергә мәҗбүр булганнарны кабул итә башлагач та, Башкортстан төбәк юүлеге аларның җайлашып китүенең һәм хокукый сорауларын хәл итүдә актив катнашты. Алар яшәгән урыннарына 10 тапкыр барып кабул итү оештырганнар. 700ләп күченүченең хокукый сораулары хәл ителгән.
Ирина Панькина, шулай ук, Дәүләт Думасындагы законнар чыгару эшчәнлеге һәм яңа закон проектлары турында да сөйләде. Балаларны интернеттан ничек якларга, ЛГБТ (традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне), педофилияне пропагандалауны тыю, мобилизация турындагы күп кенә сорауларны хәл итүләре турында бәян итте. Әйтик, мобилизациягә эләккәннәрне алимент түләүләреннән азат итәргәме, гаиләдәге бердәнбер балаң мобилизациягә эләксә нишләргә? Мәктәптә баланы “агулауларын” ничек туктатырга?